Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2019, 21:35

Кораллы көчләр кораллана

Русия Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек шурасы утырышын уздырды.

Русия Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек шурасы утырышын уздырды. Анда Кораллы көчләр, башка гаскәрләр һәм саклану белән шөгыльләнгән барлык органнарның 2030 елга кадәр үсеш юллары тикшерелде. Утырышта төп чыгышны Русия Президенты Владимир Путин ясады.

Русиянең мөстәкыйльлеген саклауда Кораллы көчләр, милли гвардия, башка гаскәрләр һәм, шулай ук, саклану-сәнәгате төп рольне үти. Алар барысы да һөнәри оста һәм югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
Дөньяда җитди каршылыклар булып тора. Технологияләр, шул исәптән хәрби технологияләр һәм конкурентлык үсә, көндәшлек яңа формалар ала. НАТО көчләренең безнең дәүләт чикләренә якынлашуы да борчылу тудыра. Космосны милитарлаштыру бара.
Америка Кушма Штатларының урта һәм якын араларга очучы ракеталарны гамәлдән чыгару турындагы килешүдән чыгуы кораллануны конторльдә тотуга зур зыян салды. Бу класстагы ракеталарның таралуы дөньядагы көчергәнешлекне арттыра. Бу шартларда халыкара вәзгыятьне алдан фаразлап кораллы көчләрне үстерү сорала, диде Владимир Путин. Ул армия һәм флотның 68 проценты заманча коралларга ия булуын, кайбер коралларның чит илләрнекеннән дә алдынгы булуын әйтте һәм киләчәккә кораллы көчләрне тагы да үстерү бурычы куйды.
Читайте нас: