Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2019, 10:50

Бездә акча бер букча булачакмы?

Владимир Путин Русия Хөкүмәте алдына өч ел эчендә икътисадның тотрыклы үсешенә ирешү максатын куйды. Бу хакта ул икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә белдерде.

"Киләсе өч ел дәвамында икътисадтагы уңай башлангычларны ныгытырга гына түгел, икътисади үсешне тотрыклы, сыйфатлы һәм динамикалы итәргә кирәк", – дип ассызыклады Президент.
Ил җитәкчесе икътисади сәясәт белән шөгыльләнүче министрлыклар алдына гражданнарның керемнәрен арттыруга ирешүне төп максат итеп куйды. Президент әлегә илнең бу өлкәдә уңышлары шактый "тыйнак" булуын таныды.
Хәтерегезгә төшерәбез, 21 ноябрьдә Русия Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 елларга федераль бюджет турында закон кабул итте. Документ нигезендә, 2020 елда бюджет керемнәре 20,38 триллион сум тәшкил итәчәк, ә алдагы ике елда 1 триллион сумга артырга тиеш. 2020 елда чыгымнар 19,5 триллион сум күләмендә булыр дип күзаллана.
Читайте нас: