Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2019, 12:25

Милләттәшебез Дамир Йосыпов – Русия Герое!

Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Президент мәдәният, медицина, спорт, җитештерү өлкәсендәге казанышлар өчен орденнар һәм медальләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез Дамир Йосыпов та бар.

В.Путин тәбрикләү сүзен болай башлады: “Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, дуслар! Бүген Кремльдә безнең күренекле ватандашларыбыз, гражданнарыбыз җыелды. Аларның хезмәте, иҗаты, язмышы инде илебез тарихының аерылгысыз өлешенә әверелде, ә җиңүләр һәм якты, уникаль казанышлар – ул Русия һәм халкыбыз горурлыгы. Авиаторлардан башлыйм, – диде Президент. – Барыбыз да Жуковский-Симферополь пассажир рейсын коткару тарихын хәтерлибез. Катлаулы авариядә һава судносы экипажы профессиональ, төгәл, көйле эшләде, кыюлык күрсәтте. Әмма төп җаваплылык, һичшиксез, лайнер командиры Дамир Касыйм улы Йосыповта һәм икенче пилот Георгий Александрович Мурзинда иде. Алар самолётны чиста кырда утырта алганнар һәм дистәләгән гомерләрне коткарганнар. Югары класслы очучылар хаклы рәвештә Русия Герое исеменә лаек булдылар”.
Д.Йосыпов рәхмәт сүзе белән болай дип чыгыш ясады: “Исәнмесез, хөрмәтле Владимир Владимирович, мондагылар барысы да!
Бүген биредә, Кремльдә булу һәм бу тантаналы шартларда Русия Федерациясе Президенты кулыннан югары бүләк алу – зур мәртәбә. Әлеге бүләк – минем казанышым гына түгел. Бу – бөтен экипажның көйле гамәлләрен тану һәм безне бу эшкә өйрәткән һәркемгә рәхмәт. Мин Ватанга хезмәт итүем өчен горурлык хисе кичерәм. Без Аллаһка, ата-аналарыбызга һәм якыннарыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Сезгә зур рәхмәт”.
Батыр милләттәшебезне тәбрик итәбез һәм аның белән горурланабыз.
Читайте нас: