Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2019, 15:45

Муса Бажаев белән очрашу

Владимир Путин "Альянс төркеме" АҖ һәм "Рус платинасы" ҖЧҖ президенты Муса Бажаев белән очрашты.

Владимир Путин "Альянс төркеме" АҖ һәм "Рус платинасы" ҖЧҖ президенты Муса Бажаев белән очрашты.
В. Путинның арктик зонада палладий буенча проект турындагы соравына М. Бажаев болай дип җавап бирде: “Рәхмәт, Владимир Владимирович, теләктәшлек өчен. Эш шунда ки, Сезнең катнашлыкта "Рус платинасы" һәм "Нориль никеле" компанияләре тарафыннан Норильск сәнәгать төбәгендә "Арктик палладий" дип исемләнгән уртак предприятие булдыру турында килешүгә кул куелды. Проектның статусы һәм төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итәргә телим.
Платина төркеменә караган 4,5 мең тонна металл запасы булачак. 120 тонна – бу бер елга җитештерү потенциалы. Бу – 5860 яңа эш урыны, Арктиканың социаль-икътисадый үсешенә, салым керемнәренә елына 40 миллиард сум дигән сүз. Бу – шулай ук Төньяк диңгез юлы буйлап йөк ташуны арттыру һәм Русия Федерациясенең экспорт потенциалын сизелерлек күтәрү. Уртак предприятие булдыру Русия Федерациясен платина төркемендәге металллар җитештерү буенча дөньяда беренче урынга чыгарачак. Әлегә исә барлыгы 770 миллион тонна руда запасы бар, аны эшкәртү вакыты 55 елга җитә ала, һәм җитештерүне эшләтеп җибәрү 2024 елга планлаштырыла. Гомуми инвестицияләр – 15 миллиард доллар. Руда чыгару – елына 21 миллион тонна, табыш елына 7 миллиард доллар тирәсе булыр дип көтелә. Рентабельлек – 53 процент. Уртак предприятие булдыру шулай ук, Владимир Владимирович, безнең заман белән бергә атлавыбызга китерә, чөнки дөньяда платиноидларны, бигрәк тә палладийны куллану бик нык үсә”.
М. Бажаев әйтүенчә, предприятие яңа экологик таләпләр нигезендә төзелә: сыек калдыкларга юл куелмаячак, коры гипс эшләп чыгарылачак һәм табигатькә зыян китерелмәячәк. Һәм Русия Федерациясе платина төркеме металларының 50 проценттан артыгын җитештерәчәк.
Владимир Путин, башкарылган эшләре өчен, "Альянс төркеме" АҖ һәм "Рус платинасы" ҖЧҖ президенты Муса Бажаевка рәхмәт белдерде.
Читайте нас: