Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2019, 00:45

“Бишлек” “җиделек”тән алда

Русия Президенты Владимир Путин журналистларның сорауларына җавап бирде.

Узган атна ахырында Русия Президенты Владимир Путин БРИКС илләре башлыклары белән очрашкан иде. Анда ул журналистларның сорауларына җавап бирде. Русия Президентының кызыклы һәм бай җаваплары игътибар үзәгендә кала.
Анда ул БРИКС оешмасының саммит алдыннан гына искә төшүе, эшчәнлеге юк дигән фикерләргә каршы оешманың халыкара сәясәттә тоткан урыны зур булуы, икътисади файдалы икәнлеген сөйләде. Аның сүзләренчә, дөнья икътисадында аның нәтиҗәләре зур. БРИКС илләренә кергән “бишлек” быел “җиделек”кә караганда сатып алу мөмкинчелеге буенча 12 процентка алда, алдагы елда 50 триллион доллар күбрәк табыш алачак.
Владимир Путин Русия һәм Американың дөньядагы иң зур ракета-төш кораллары булган дәүләтләр икәнлеген әйтеп, Кытайның да бу өлкәдә үсә баруын билгеләде.
Читайте нас: