Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2019, 09:30

«Норманд дүртлеге»нең “борчагы пешәрме”?

Русия, Украина, Франция һәм Германия җитәкчеләре 9 декабрьдә Парижда очрашып, Донбасстагы низагны бетерү юлларын тикшерәчәк.

Русия, Украина, Франция һәм Германия җитәкчеләре 9 декабрьдә Парижда очрашып, Донбасстагы низагны бетерү юлларын тикшерәчәк.
«Норманд дүртлеге»нең соңгы очрашуы 2016 елда үткән иде. Ләкин Украинаның элекке җитәкчесе Петр Порошенко белән Русия Президенты Владимир Путинның үзара “борчаклары пешмәве” аркасында, аның нәтиҗәләре күренмәде диярлек. Украина Президенты кәнәфиенә быел хуҗа булган Владимир Зеленский исә дипломатия осталыгына ия шәхес булып чыкты. Ул Русия һәм Украина төрмәләрендә утырган ике ил гражданнарын алмашуга иреште, украин милләтчеләренең “кикерикләрен шиңдереп”, әлегә кадәр танылмаган Донецк һәм Луганск халык республикалары белән Украина хакимияте астында булган территорияләр арасында 30 чакрымлык “тынычлык зонасын” булдырды.
Әлеге көнгә Франция Президенты Эммануэль Макрон, Германия канцлеры Ангела Мэркель һәм Украина җитәкчесе Владимир Зеленский әлеге очрашуда мотлак катнашачакларын белдерделәр.
Читайте нас: