Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2019, 15:45

Тәнкыйть кирәкле шәйдер...

Хакимияткә карата тәнкыйть сакланырга тиеш, хакимиятне мыскыл итү турындагы закон конструктив тәнкыйтьне тыюга юнәлтелмәгән, дип саный Русия президенты Владимир Путин.

Хакимияткә карата тәнкыйть сакланырга тиеш, хакимиятне мыскыл итү турындагы закон конструктив тәнкыйтьне тыюга юнәлтелмәгән, дип саный Русия президенты Владимир Путин.
Бу хакта ул Бразилиядәге БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
"Һәр цивилизацияле дәүләт үзен милли символларны мыскыллаудан саклый, монда төп мәгънә, хакимияткә карата кешеләр тарафыннан төрле тәнкыйтьне туктатуда түгел. Ул сакланырга тиеш, ул хакимиятнең үз эшчәнлеген яхшыртуның нәтиҗәле коралы булырга тиеш", – диде Путин.
Шулай ук президент ассызыклаганча, хакимият, киресенчә, конструктив тәнкыйтьне хуплый.
Хакимиятне хурлау турындагы законны куллану тәҗрибәсенә килгәндә, Путин бәяләвенчә, ул "чиктән тыш характерда" түгел.
Читайте нас: