Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2019, 18:40

“Бишлек” җитәкчелеге Русиягә күчә

Русия Президенты Владимир Путин БРИКС илләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка илләре җитәкчеләре катнашты.

Русия Президенты Владимир Путин БРИКС илләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка илләре җитәкчеләре катнашты.
Дәүләт җитәкчеләре Жаир Болсонаро, Владимир Путин, Нарендра Моди, Си Цзиньяпин һәм Сирил Рамафоза чара алдыннан күмәкләп фотога төштеләр. Русия Президенты Владимир Путин очрашуда чыгыш ясап Русиянең БРИКС белән җитәкчелек итәчәк 2020 елда төп бурычларны атады һәм алдагы елга Русиягә чакырды:
БРИКС илләренә кергән “бишлек” соңгы ун елда җитди нәтиҗәләргә иреште, үзен абруйлы берлек итеп күрсәтте. БРИКС илләренең сәясәт, сәүдә, финанс, мәдәни-гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлеге җитди нәтиҗәләр бирә. БРИКС глобаль һәм төбәкләрдәге проблемаларны уңышлы хәл итәргә булыша. Без бергәләшеп халыкара хокук нормаларының үтәлүенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасының тынычлык саклаудагы эшчәнлегенә булышлык итәбез. Дөньяда гаделлек урнашуга тәэсир итәбез. БРИКС белән Бразилия дәүләте җитәкчесе Болсонаро җитәкчелек иткән 2019 елда конструктив эшләр башкарылды. 2020 елның 1 гыйнварыннан рәислек итү Русиягә күчә. Безнең җитәкчелек иткән чорда халыкара террорчылыкка каршы көрәш өстенлекле юнәлеш булачак, – диде Владимир Путин. Ул алдагы елда 150 чара уздырылачагын әйтте.
Сөйләшүләр нәтиҗәсе буенча БРИКС дәүләтләре әгъзаларының XI саммиты буенча Резолюция кабул ителде.
Читайте нас: