Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2019, 14:10

Халыкка социаль ярдәм игътибар үзәгендә

Дәүләт карамагында булмаган оешмаларга социаль ярдәм күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Дәүләт карамагында булмаган оешмаларга социаль ярдәм күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл утырышын Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, Социаль тармакны инновацияләү үзәге һәм РБК-Уфа уздырды.Чарада катнашучылар социаль тармакка караган берничә мәсьәләне тикшерде. Алар:

Дәүләт карамагында булмаган оешмаларны җәлеп итеп, халыкка социаль ярдәм күрсәтү сыйфатын үстерү;

Дәүләт социаль тармагында эшләгән оешмаларның тәҗрибәсен бирү;

Социаль эшкуарлыкта яңа юнәлешләр булдыру;

Дәүләт карамагында булмаган социаль тармакта конкурентлыкны үстерү;

Русия федерациясендә дәүләт карамаган оешмаларның социаль ярдәм күрсәтү тәҗрибәләре.

Түгәрәк өстәлнең спикерлары булып Башкортстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык агентлыгы җитәкчесе Ирек Гәрәев, Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Казна, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Рида Сөбханкулова, Икътисади үсеш министры урынбасары Людмила Мизонова һәм башкалар алып барды.

Читайте нас: