Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2019, 15:35

Русия беренче түгел

Бу очракта шулай булуы яхшы да. Хәмер эчү буенча 7нче урындабыз. Бер кеше башына уртача11,1 литр, дигән сүз. 2007 елга кадәр бу күрсәткеч 18 литр иде.

Бер кешегә хәмер куллану буенча 1нче урында Литва (анда яшәүчеләр елына уртача 12,3 литр спиртлы эчемлекләр куллана), 2нче урында – Австрия (11,8 литр), 3нче урында — Франция (11,7 литр). Чехия (11,6 литр) – 4нче һәм Люксембург (11,3 литра) 5нче урынны бүлешкән.
Иң аз эчүче илләр булып Индонезия (0,3 литр), Төркия (1,4 литр) һәм Израиль (2,6 литр) булып чыккан.
Экспертлар билгеләвенчә, хәмер эчү бөтен илләрдә диярлек кимегән. Кытайда исә, киресенчә, 2007 елдан башлап бу күрсәткеч 1 литрга арткан.
Росстат мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең 12 проценты сәламәт яшәүгә өстенлек бирә. Андыйлар аеруча Ингушетиядә (48,8 процент) күп икән.
Читайте нас: