Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2019, 13:15

Эшкуарлар юбилейга җыелды

Стәрлетамак шәһәрендә Эшкуарлар ассоциациясе оешуының 20 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.

Стәрлетамак шәһәрендә Эшкуарлар ассоциациясе оешуының 20 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, Башкортстан Республикасының эшкуарлык дәүләт комитеты әгъзалары, бизнес-шерифлар, иҗтимагый оешмалар һәм районның эшкуарлары катнашты. Бәйрәм кысасында кунаклар кондитер фабрикасында, пыяла җитештерү компаниясендә һәм тагы берничә ширкәттә булдылар һәм андагы җитештерү белән таныштылар.

Кондидер фабрикасы җитәкчесе үзенең бизнес белән шөгыльләнү тарихы белән бүлеште. Башта фатирында печенье пешерә башлап, бүген 150 кеше эшләгән фабрикага ия булуы, 60тан артык төр кондитер азыклар җитештерүе турында сөйләде.

Юбилей чарасында “Ел эшкуары” дигән бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләр эшкуарлыкны үстерүдәге өлешләре өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Стәрлетамак шәһәренең эшкуарларын юбилее белән котлыйм!

Алдагы эшчәнлекләренең тагы да үсүен телим. Сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсендә районда эшкуарлык үсеш кичерә. Район эшкуарлары берләшеп яңа җиңүләргә ирешә”,– дип котлады Башкортстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык үсеше агентлыгы җитәкчесе Ирек Гәрәев.

Башкортстанда эшкуарлык Русия Президенты Владимир Путинның май указыннан соң үсеш алды.

Читайте нас: