Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2019, 19:50

«Кылыч сабын кысканда...»

Владимир Путин Омскига барды. Анда Русия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлек форумы үтте.

Владимир Путин Омскига барды. Анда Русия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлек форумы үтте.
Форумда Русия Президенты В.Путин һәм Казахстан президенты Касыйм-Жомартом Токаев катнашты. Президентлар чик буе хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Дискуссияләрдә шулай ук министерство һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәк башлыклары, һәр ике якның эшкуарлары катнашты. Президентлар каршында имзаланган документлар белән алмашу булды.
Ике ил җитәкчесе «Эрмитаж-Себер» үзәгендә дә булды. Бу үзәк Омски өлкә сәнгать музееның структур бүлеге һәм Дәүләт Эрмитажының Себер федераль округындагы вәкиллеге булып тора.
Владимир Путин һәм Касыйм-Жомарт Токаев «Кылыч сабын кысканда…: Якын Көнчыгышның хәрби мәдәнияте һәм корал традицияләре» күргәзмәсен карадылар. Аның экспозициясе Дәүләт Эрмитажы фондының 400 экспонатын берләштерә.
Президентлар җирле рәссамнарның иҗат эшләре белән дә танышты.
Читайте нас: