Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2019, 14:30

Кремльне офицерлар басты!

Мәскәүнең Кремльләр сараенда югары дәрәҗәләргә билгеләнгән офицерларны тәкъдим итү чарасы узды.

Мәскәүнең Кремльләр сараенда югары дәрәҗәләргә билгеләнгән офицерларны тәкъдим итү чарасы узды.
Кремльләр сараенда Русия Президенты Владимир Путин югары дәрәҗәдәге офицер һәм прокурорларга дәрәҗәләр һәм бүләкләр тапшырды.
Кадерле дуслар, – диде Владимир Путин тантанада чыгыш ясап.– Кремльдә тантаналы шартларда узган хәрби, махсус дәрәҗәләр, вазыйфаларга билгеләү уңаеннан сезне тәбрикләвем өчен шатмын! Кадрлар буенча карарлар сезнең һөнәри һәм эшлекле сыйфатларыгызга карап кабул ителде. Сезнең хезмәт вазыйфагыз үсү белән тагын да эшегезне җаваплырак башкарырсыз дип уйлыйм.
Погонлы кешеләрнең төп бурычы – Русияне, халыкны эчке һәм тышкы афәтләрдән саклау, ихтимал булган афәтләргә юл куймау, эшчәнлекне җанландыру.
Иң башта сүз Хәрби көчләр хакында. Безнең армия һәм флот югары әзерлекле булуын күрсәтте. Без саклану мөмкинчелекләрен тагын да үстерергә, гипертавыш, лазер һәм башка чит дәүләтләрдә булмаган заманча кораллар кулланырга тиеш. Бу кемнәрнедер куркыту өчен түгел, киресенчә, заманча кораллар тәэсиренә коралсызландыруга булышлык итүгә файда китерергә тиеш. Хәрбиләрне әзерләүгә дә зур урын бүленә. Бер ел эчендә хәрби уеннар саны дүрт тапкырга артты. Офицер һәм солдатларның һөнәри дәрәҗәсен һәм дисциплинаны үстерү Хәрби көчләрдәге әзерлекнең нигезен тәшкил итә.
Бүген Русиянең хәвефсезлеген тәэмин итүдә хокук саклау һәм махсус хезмәтләрнең дә өлеше зур. Агымдагы елның тугыз аенда гына да Федераль иминлек хезмәте тарафыннан 39 җинаять очрагы ачылды.
Эчке эшләр министрлыгына күрсәткечләрне яхшырту белән бер үк вакытта җәмгыятьнең ышанычын ныгыту өстендә дә эшләргә кирәк.
Милли гвардия өчен төп бурыч халык күпләп катнашкан чараларда тәртип урнаштыру, корал әйләнешен контрольдә тоту, инфраструктура обьектларын саклау.
Прокуратура хезмәткәрләренең дә эше күп. Иң тәүдә алар алдында кануннар үтәлешен күзәтүне тәэмин итү бурычы тора.
Владимир Путин Федераль сак хезмәте, тикшерү комитеты, коткаручылар һәм башка хезмәтләрнең дә бурычларын телгә алды. Һәм аларга зур вазыйфалар йөкләнүен искә төшерде.
Читайте нас: