Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2019, 14:06

Рауль Кастро сәлам тапшырган

Владимир Путин Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес белән очрашты. Мигель Диас-Канель Бермудес Русиягә эш визиты белән килде. #ВладимирПутин

Очрашуда Русия һәм Куба арасындагы стратегик партнерлыкны төрле юнәлешләрдә киләчәктә дә үстерү перспективалары, халыкара хәлләрнең актуаль мәсьәләләре турында сүз барды.
Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудесның Русиягә быел Президент сыйфатында килүе әле беренче генә икән. Бу җәһәттән В.Путин аны Президент булып сайлануы белән котлады. Русия белән Кубаның бер-берсенә һәрдаим таяныч булуы, хезмәттәшлек итүе турында билгеләде. Русиянең Кубаның үзаллы позициясенә, мөстәкыйльлек сәяәсәтенз аерым хөрмәт белән каравын ассызыклады. Үткән ел ике ил арасында тауар әйләнеше 33 процентка күтәрелүе дә – уңай күренеш. Куба гади булмаган шартларда яши, экономик һәм социаль сорауларны чишү җиңел түгел, әмма, гомум алганда, хәлләр начар түгел.
Мигель Диас-Канель Бермудес исә үзенең Президент булып сайлангач, чит илләрдән иң беренче булып Русиягә килүен әйтеп үтте. Шулай ук армия генералы Рауль Кастродан җылы сәламнәр тапшырды.
(Рауль Кастро – 88 яшьтә, 2011 елдан Кубаның Коммунистлар партиясе лидеры, Фидель Кастроның энесе.)
Читайте нас: