Русия Президенты әйтүенчә, русиялеләр дөнья әдәбияты, Эрнест Хемингуэй әсәрләреннән Африка, Килиманджаро карлары хакында яхшы белә. Африканың төп байлыгы – минераль ресурсларның зур запаслары түгел, аның талантлы халкы, ил җитәкчеләренең алга хәрәкәт итәргә омтылышы.
Шул ук вакытта Африкада проблемалар да байтак. Ничек кенә булмасын, Русия һәм Африка илләре үзара мөнәсәбәтләрнең бөтен юнәлешләр буенча үсүен тели.
Саммитта Советлар Союзының боендырыксыз африка дәүләтләренең барлыкка килүендә зур роль уйнавы турында да күп әйтелгән. В. Путин моның өчен рәхмәт белдерде, ләкин Президент фикеренчә, Советлар Союзының элекке гамәлләре күп очракта идеологик мәнфәгатьләрдән яисә геосәяси көрәш мантыйгыннан чыгып кылынган.
Бүген исә Русия һәм Африка мөнәсәбәтләре яңа этап, яңа сыйфатка күтәрелә. Бу мөнәсәбәтләр гаделлек, тигезлек, халыкларның үз язмышын билгеләүгә хокугын ихтирам итү кебек кыйммәтләргә нигезләнә. Халыкара мәйданчыкларларда координация, Африка континентында стабильлек тәэмин итү тырышлык өчен нәкъ шул позицияләрдән чыгып дәвам ителәчәк.