В. Путин үз чыгышында Мисыр (Египет) Президентын һәм башка дәүләтләрнең, хөкүмәтләрнең башлыкларын сәламләде. “Мондый масштабтагы очрашу беренче тапкыр, – диде ул. – Димәк, аралашуны үстерүгә, партнерлыкны ныгытуга теләк бар”. Владимир Владимирович шулай ук бу чараны оештыруда Мисыр Президенты Сиси әфәнденең зур роль билгеләвен ассызыклап үтте. Ул, Африка берлегенең рәисе буларак, чарага әзерләнүнең бөтен этапларында катнашкан.