Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2019, 11:11

ҮСМЕРЛӘР ПРЕЗИДЕНТ ИГЪТИБАРЫНДА!

Русия Президенты Владимир Путин үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар исемлеген раслады.#ВладимирПутин

Президент карары буенча, Русия Хөкүмәте түбәндәге чараларны тормышка ашырырга тиеш:
– укытучы һөнәренең абруен күтәрүче чаралар комплексын булдыру; моның өчен Интернет һәм кино- видеопродукция мөмкинлекләреннән иркен файдалану;
– балалар һәм яшүсмерләр өчен дәүләт киностудиясе ачу мәсьәләсен карау;
– аз тәэмин ителгән һәм тиешле тәрбиядән мәхрүм яисә күпбалалы гаиләләрдә үсүче яшүсмерләрне суворов училищеларына, кадет корпусларына кабул итү мөмкинлекләрен арттыру;
– гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру; моның өчен педагогик хезмәткәрләрне кабаттан укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрү өчен шартлар тудыру.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: