Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2019, 17:15

Владимир Путин ВГИКта булды

Президент илнең иң өлкән иҗади югару уку йортына – С.А.Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институтына килде. #ВладимирПутин

Анда ул институтның уку биналарын карады. Анимация һәм мультимедиа факультетында, курчаклар әзерләү остаханәсендә, операторлар факультеты павильоннарында булды. Шулай ук чыгарылыш курсның класс-концертын тамаша кылды, студентлар белән очрашты.
Институтның ректоры булып, 2007 елдан башлап, атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать белеме докторы Владимир Малышев эшли.
Читайте нас: