Владимир Путин “Русия Федерациясендә ясалма интеллектны үстерү турындагы” Указга кул куйды. Әлеге документта “ясалма интеллект” төшенчәсенә билгеләмә бирелә, анык максат һәм бурычлар куела. Шунда ук әлеге максат-бурычларны тормышка ашыруның анык механизмнары тәкъдим ителә.
“Ясалма интеллект” төшенчәсе үз эченә информатизацияләү, компьютер технологияләрен үстерү, аларны киң кулланылышка кертеп, халыкның тормышын җиңелләштерүне төп максаты итеп куя.