Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2019, 19:57

Владимир Путин – Согуд Гарәбстанында

Русия Президенты Согуд Гарәбстаны короле Сәлман бән Абдел-Азиз әс-Согуд белән эшлекле сөйләшүләр алып барды.#Владимир Путин

Владимир Путин Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта король Сәлман бән Абдел-Азиз әс-Согуд белән очрашты. Ике ил башлыгының әңгәмәсендә нефть бәяләре, аларны тотрыкландыру турында сүз барды.
Шулай ук Сүрия һәм Фарсы култыгы төбәгендә хәлләр Палестина белән Израиль мөнәсәбәтләре дә телгә алынды.
Энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, хәрби-техник кооперация һәм мәдәни-гуманитар алмашу өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге ассызыкланды.
Владимир Путин Русия – Согуд Гарәбстаны икътисади берлегенең беренче утырышында да катнашты.
Читайте нас: