Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2019, 00:05

Бәйсез дәүләтләр берлеге җитәкчеләре советы узды

Русия Президенты Владимир Путин Ашхабадта узган Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре җитәкчеләре шурасы утырышында катнашты.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Ашхабадта узган Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре җитәкчеләре шурасы утырышында катнашып кайтты. Утырышта сәүдә-икътисади һәм социаль тармактагы, тышкы сәясәт һәм хәвефсезлек мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеккә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш нәтиҗәләре буенча күп кенә документлар имзаланды.
Шура утырышында Төрекманстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов, Әзербайҗан Президенты Ильхам Алиев, Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан Президенты Сооронбай Җээнбеков, Молдавия Президенты Игорь Додон, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Үзбәкстан Президенты Шавкат Мирзиёев, Бәйсез дәүләтләр берлегенең башкарма сәркәтибе Сергей Лебедев катнашты.
Утырышта Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады:
– Русия безнең белән хезмәттәшлек иткән башка илләр кебек үк төбәктәге тотрыклылык, икътисадны үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга зур игътибар бирә. Узган елда безнең берлеккә кергән илләрнең сәүдә әйләнеше 17 проценттан артыкка үскән. Сәүдә әйләнеше 190 миллиард сум тәшкил итә, – диде Владимир Путин. Русия Президенты мәдәни, фәнни- мәгариф һәм гуманитар контактларны да үстерү кирәклегенә басым ясады.
Владимир Путин агымдагы елда узган фәнни һәм иҗади зыялылар форумы, БДБ илләре советының сәламәтлек саклауга багышланган утырышы, “Мәдәни башкала” программасы буенча узган чараларны да мисал итеп китерде..
Владимир Путин НАТО тарафыннан Русия чикләре янында хәрби өйрәнүләр уздыру, урта ераклыкка очучы ракеталар урнаштыру уңаеннан борчылуларын да белдерде.
Читайте нас: