Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2019, 13:56

Сүриядә хәл киеренкеләнгән

Владимир Путин Хәвефсезлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Сүрия Гарәп Республикасының төньяк-көнчыгышында хәлнең киеренкеләнүе турында сүз барды. #ВладимирПутин

Шулай ук Сүрия Конституция комитеты эшчәнлеге башлану турында фикер алышу булды. Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, әлеге этапта һәркем Сүриядә тынычлык урнаштыруга каршылык тудыручы гамәлләрдән тыелырга тиеш.
Анда Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Президент Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, табигатьне саклау, экология һәм транспорт эшчәнлеге буенча Президентның махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
Читайте нас: