Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2019, 17:20

Русия Президенты үзенең хезмәт хакын күтәргән!

Русия Президенты Владимир Путин үзенең һәм Дмитрий Медведевның хезмәт хакын күтәргән.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин үзенең һәм Дмитрий Медведевның хезмәт хакын күтәргән. Ул аны нибары 4,3 процентка арттырган, бу узган елдагы инфляция күләмен тәшкил итә. Шул ук күләмдә оборона министры, гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр, федераль иминлек хезмәте, Росгвардия, тышкы разведка, фельдъегерь, федераль сак хезмәте җитәкчеләренең дә хезмәт хаклары артачак. Әлеге исемлектә Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин, Генераль прокурор Юрий Чайка, Русия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков та бар. Песков сүзләренчә, бу планлы рәвештә күтәрү, чөнки соңгы дүрт елда аларның хезмәт хаклары индексацияләнмәгән булган. Ул гына да түгел, 2015 елда Владимир Путин үзенең һәм әлеге җитәкчеләрнең хезмәт хакларын 10 процентка киметкән булган.
Узган елда Русия Президенты 8,65 миллион сум акча эшләгән. Дмитрий Медведевның узган елга декларациясенә караганда 9.9 миллион сум акча эшләгән.
Читайте нас: