Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2019, 15:26

БҮГЕН РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ!

7 октябрьдә Владимир ПУТИН 67 яшен билгели! Ул туган көнен табигатьтә туганнары һәм якыннары белән каршылаячак. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.#ВладимирПутин

Владимир Владимирович 1952 елда Ленинградта туа. 1975 елда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Соңыннан Дәүләт иминлеге комитетында, Германия демократик республикасында тышкы разведка органнарында эшли. Аннары Ленинград мэриясендә тышкы бәйләнешләр комитеты рәисе вазыйфаларын башкара. Төрле елларда Санкт-Петербург Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәүдә Русия Президентының эшләр идарәчесе урынбасары, ил Президентының Баш контроль идарәлеге мөдире, Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары, Федераль иминлек хезмәте директоры, Иминлек советы секретаре, Русия Хөкүмәте рәисе вазыйфасын башкаручы була.
Тиздән илне ул вакытта җитәкләгән Борис Ельцин аны үзенең варисы итеп билгеләп, ил Хөкүмәте Рәисе вазыйфасына тәгаенли. 1999 елның 31 декабрендә Ельцин отставкага киткәч, Владимир Путин ил Президенты вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләнә. 2000 елның 26 мартында исә ул Русия Президенты итеп сайлана. Шушы югары вазыйфада ике срок эшләгәннән соң, 2008 елда ил Хөкүмәте Рәисе була. 2012 елның 4 мартында янә Президент итеп сайлана – бу юлы инде алты елга. Ә 2018 елның 7 маенда Владимир Путин дүртенче тапкыр Президент вазыйфаларына кереште.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: