Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2019, 11:36

Медицина авылларга якынаячак

Русия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.#ВладимирПутин#нацпроекты

Русия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә сәламәтлек саклау тармагындагы башлангыч звеноны модернизацияләү мәсьәләсе каралды.
Чарада төп чыгышны Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова ясады. Ул беренчел звенога ачыклык кертеп, аңа тәү нәүбәттә ФАП (фельдшер-акушерлык пунктлары), район хастаханәләре керүен әйтте. Аның сүзләренчә, илдәге гомер озынлыгы, демография, халык сәламәтлеге торышында бу звено зур урында тора. Министр сүзләренчә, медицина халыкка, ул яшәгән, укыган, эшләгән җиргә якын булырга тиеш.
Чарада мобиль диагностика комплекслары, телемедицина һәм санлы технологияләр куллану, юл булмаган очракта, үзәкләрдән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Төзелеш министрлыгына 2021 елга кадәр районнарда хастаханәләр төзү бурычы куелды.
Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары торышына анализ ясалачак.
Русия Президенты Владимир Путин 2020 елның 10 гыйнварына кадәр беренчел звеноны модернизацияләү буенча программа әзерләү бурычын уйды.
Сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысасында узды.
Читайте нас: