Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2019, 17:11

БҮГЕН ГЕРМАНИЯДӘ – “БЕРДӘМЛЕК КӨНЕ”!

Шул уңайдан Русия Президенты Владимир Путин Германия Президенты Франк-Вальтер Штайнмайерга һәм канцлеры Ангела Меркельгә котлау телеграммасы җибәрде.#ВладимирПутин

Телеграммада Владимир Путин ике Германия – ГФР һәм ГДРның 1990 елның 3 октябрендә берләшүен Европада “салкын сугыш” тәмамлануын билгеләүче тарихи масштабтагы вакыйга буларак бәяләде. Шуннан соң Русия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа бите ачыла.
Президент ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да ныгуы Русия һәм Германия халыкларының уртак мәнфәгатьләренә хезмәт итәчәген билгеләде. Бу исә Европада тынычлык хакимлек итүенең ышанычлы гаранты булачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: