Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2019, 18:03

Евразия югары икътисад советы утырышы узды

Саммитның эш нәтиҗәләре буенча документлар имзаланды. Утырыштан соң Евразия икътисад шурасына кергән илләр һәм Сингапур арасында ирекле сәүдә турында килешү имзаланды.#ВладимирПутин

Әрмәнстанда узган чара эшендә Русия Президенты Владимир Путин, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касым Токаев, Кыргызстан Президенты Соронбай Жээнбеков, Евразия икътисади комиссиясе рәисе Тигран Саркисян катнашты. Чарада күзәтүче буларак Молдавия Президенты Игорь Додон, шәрәфле кунак буларак Иран Президенты Хәсән Рухани да катнашты. Саммитның эш нәтиҗәләре буенча документлар имзаланды. Утырыштан соң Евразия икътисад шурасына кергән илләр һәм Сингапур арасында ирекле сәүдә турында килешү имзаланды.
Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян форумда катнашучыларны тәбрикләгәннән соң бу оешманың биш ел эшләү дәверендә ирешелгән уңышларын барлады. Ул шулай ук форумда катнашкан Иран һәм Молдавия Президентларына аерым рәхмәт җиткерде. Киләчәктә Сингапурның да кушылу ихтималлыгын әйтте. Форумда Евразия союзы гоеографиясе үсә баруы билгеләнде. Бүгенге көндә 13 дәүләт һәм 20 халыкара оешмалар белән сөйләшүләр бара.
Читайте нас: