Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь 2019, 12:44

РУСИЯДӘ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ

Башкомандующий Владимир Путинның Указы белән бүген Русиядә 18 яшьләре тулган егетләрне хәрби хезмәткә чакыруның көзге этабы башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә 132 мең яшь кеше чакырылырга тиеш.#ВладимирПутин

Көзге чакырылышта яңа кагыйдәләр дә бар. Мәсәлән, хәрби хезмәттә булган вакытта икенче балалары туган ирләр запаска вакытыннан алда күчеп, өйләренә кайту хокукын алды. Шул ук вакытта югары уку йортлары студентлары, аспирантлар, гыйльми дәрәҗәләргә ия булган яшьләр, закон тарафыннан бирелгән отсрочка хокукыннан баш тартып, үз теләкләре белән армиягә китә ала. Элек бу хокук канунлаштырылмаган иде.
Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-лейтенант Евгений Бурдинский белдерүенчә, 2012 ел белән чагыштырганда, илдә хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр саны өч тапкырга кимегән. Шул ук вакытта сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраксызлар саны да 7 процентка азайган. Армиягә китүчеләрнең 20 проценты – югары, 30 проценты махсус урта белемгә ия.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: