Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2019, 17:52

Русия Президентын мәсхәрә итүче кулга алынган

Музей коймасына мәсхәрәле сүзләр язучы ир, полиция соравына җавап бирмичә, партизаннарча авызына су кабып утыра.#ВладимирПутин

29 сентябрь Санкт-Петербург шәһәрендә билгесез бер ир Русия Президенты, Федераль иминлек хезмәте һәм Михаил сараенда урнашкан музейны мәсхәрә итә. Ул, узып барышлый, музей ихатасының тимер коймасына мәсхәрәле сүзләр яза. Петербург полициясе тревога игълан итә. Ярдәмгә иминлек хезмәте дә җәлеп ителә. Видеоязмада бу кешене ачыклау белән ул барган маршрутка полиция хезмәткәрләре җибәрелә һәм “язучы” “иҗатына” бер сәгать дигәндә тоткарлана. Тоткарланучы – 42 яшьлек Игорь Соколов. Полициянең аннан нинди максат белән язуын соравына җавап бирми, партизаннарча баш тарткан. Игорь Соколов каршылык чараларында катнашмаган, оппозиция вәкиле түгел. Ул бары тик узган ел алимент түләмәгәне өчен 4 ай колониядә хезмәт итеп кайткан булган. Бүгенге көндә балаларына бурычлары юк.”Язучы”га вандаллык буенча җинаять эше ачылган.
Игорь Соколов бер акылсыз адымы белән җинаятьчегә әйләнгән. Заман технологияләре – камералар ярдәмендә полиция бик оператив эшләгән.
Читайте нас: