Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2019, 02:44

Күренекле режиссер Марк Захаров вафат

“12 стульев” фильмы режиссеры Марк Захаровта татар каны да бар. #ВладимирПутин

Бүген СССР чорында иң популяр режиссерларның берсе булган, “12 стульев”, “Тот самый Мюнхгаузен”, “Убить дракона”, “Формула любви” һәм башка популяр фильмнар төшергән Марк Захаров вафат булды. Аңа 85 яшь иде.
Марк Захаровның тулы исеме Марк Анатольевич Ширинкин. Фамилиясенең мәгънәсенә килгәндә, “Ширинкин” “ширинка” сүзеннән алынган. Борынгы Русьта ул ситса кисәген аңлаткан. Фамилиягә нигез салучы тегүче булган дип фаразлана. Режиссерның әтисе Анатолий дворяннар нәселеннән. Әнисе Галина драмтүгәрәк җитәкчесе. Маркка сәнгатькә мәхәббәтне әнисе тәрбияләгән. Марк Захаровның бабасы яһүд кызына өйләнгән булган. Шуңа ул үзен 75 процент урыс, 25 процент яһүд дип саный. Шул ук вакытта XIII гасырда аның нәселе татар каны белән дә кушылган булган.
СССРның Халык артисты, Русиянең Хезмәт Герое Марк Захаров соңгы көненә кадәр “Ленком” театрының режиссеры булып эшләде.
Русия Президенты Владимир Путин Марк Захаровның гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Читайте нас: