Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2019, 17:25

ВЛАДИМИР ПУТИН ТӨРЕКМӘН ХАЛКЫН ТӘБРИКЛӘДЕ

Бүген Төрекмәнстанда олы бәйрәм – Бәйсезлек көне. Шул уңайдан Русия Президенты Владимир Путин Төрекмәнстан җитәкчесе Гурбангулы Бирдемөхәммәтовка котлау телеграммасы җибәрде.#ВладимирПутин

Телеграммада Владимир Путин Төрекмәнстан дәүләтенең икътисади һәм сәяси үсешенә югары бәя бирде. Дәүләтнең халыкара аренада тоткан югары урынын билгеләп, ул Төрекмәнстанның Үзәк Азиядә тынычлык гаранты булуын ассызыклады.
Бер үк вакытта Владимир Путин Русия һәм Төрекмәнстан арасындагы дуслык бәйләнешләренең елдан-ел ныгый һәм көчәя баруына басым ясады. Дуслык гөле икътисадта да, сәясәттә дә, рухи тормышта да чәчәк ата. Ил Президенты моның киләчәктә дә шулай булачагына тулы ышаныч белдерде.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: