Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь 2019, 09:37

Кырым күпереннән 3 миллион 300 мең кеше чыккан

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә икътисади үсеш, халыкның керемен күтәрү
һәм башка көнүзәк мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне ачып, Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалыкның кышкы сезонга әзерләнүенә тукталып, кайбер төбәкләрдә проблемалар булуын атады. Аларны тиз арада хәл итү бурычы куйды.
Русиянең төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев Русиянең 47 төбәгендә җылыту сезоны башлануын хәбәр итте. Аерым төбәкләрдәге проблемаларга тукталды.
Кышка әзерләнү буенча нәтиҗәләр 15 ноябрь ясалачак.
Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Ольга Голодец утырышта туризм мәсьәләләре буенча чыгыш ясап, Кырым күпереннән быел 3 миллиион 300 мең турист файдалануын билгеләде. Кырымда яңа маршрутлар оештырылуын сөйләде. Утырышта Русия Хөкүмәте 20 сентябрь кабул иткән “Туризмны үстерү стратегиясе” буенча башланган эшләр турында да хисап бирелде. Балалар туризмын үстерү кирәклеге билгеләнде. Балалар өчен “Лермонтов эзләре буйлап”, “Минем Русия – Санкт-Петербург”, “Ерак Көнчыгыш рубежлары” уңышлы маршрутлар дип билгеләнде.
Утырышта халыкның керемен арттыру юнәлешендә башкарылачак эшләр дә каралды. Алдагы елда хезмәт өчен минималь түләү күләмен 850 сумга арттыру, эшләгән пенсионерлар, беренче, икенче бала өчен түләүләрне арттыру бурычы куелды. Бу түләүләр өчен 20 миллиард сум акча бүленәчәк.
Читайте нас: