Үзәк банк ай саен төзелеш белән шөгыльләнүче оешмалар өчен үз сайтында мәгълүмат чыгара. Анда кайсы банкларның яңа тәртип белән эшләргә әзер булуы күрсәтелә. Төзелеш министрлыгы, «ДОМ.РФ» белән махсус рекомендацияләр дә әзерләнгән. Ә моңа кадәр төзелеш белән шөгыльләнүче оешмаларның 80 проценты банк кредитлары белән файдаланмаган булган. Хәзер аларга өйрәнергә туры киләчәк.
Сентябрь ае башына 120 миллион квадрат метр төзелүче торакның 57 проценты иске схема буенча төзелүе күренә. 14 проценты эскроу‑счетларга күчүне күздә тота, 30 проценты финанслау ысулын ачыкламаган. Үзәк банк аларны банкларга гариза бирергә чакыра. Чөнки гаризаларны карау 67 көнгә кадәр сузыла. Гәрчә Үзәк банк моның өчен 45 көн рекомендацияләгән булган.
Нәтиҗәдә, кайбер клиентлар кредиттан баш тартырга мәҗбүр була. Шулай ук төзелешкә рөхсәт документлары җитмәү дә кредит бирелмәүгә сәбәпче була. Монда инде муниципалитетларның җәһәтрәк эшләве таләп ителә.Әлеге вакытта эскроу-счетларда 35 миллиард сум акча җыелган. 340 кредит килешүе төзелгән. Кечкенә шәһәрләрдә яңа схемага күчү шулай ук авыррак бара икән. В. Путин билгеләвенчә, бу очракта урындагы хакимиятнең ярдәме кирәк.
Э. Набиуллина әйтүенчә, бу процесс авырлык белән барса да, төзелеш өлкәсенең үтәкүренмәле булуына, финанс агымнарын аңларга ярдәм итәчәк. Ә иң мөһиме – фатир сатып алучыларның хокукы якланачак.