Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2019, 13:12

Дөнья чемпионатында сенсация булган

Владимир Путин гимнаст кызларны котлады. Кемнәр соң алар – дөнья чемпионнары? Кызларның берсе, чемпионат башланырга берничә көн кала, Александра Солдатованы (4 тапкыр дөнья чемпионы) алмаштырган һәм чемпионатның сенсациясенә әверелгән.#ВладимирПутин

Русия Президенты дөнья чемпионатында җиңгән гимнаст кызларга тәбрикнамә юллады. Алар Бакуда үткән дөнья чемпионатының команда зачетында җиңү яулаган иде.
Арина Аверина, Дина Аверина, Екатерина Селезнёвага бу ярышларда җитүче булмаган.
«Русиянең художестволы гимнастика мәктәбе янә иң югары профессиональ дәрәҗә, дөньякүләм лидерлыгын күрсәтте, – диелә телеграммада. – Уңышта, әлбәттә, искиткеч чыгышның өлеше зур. Сез күпсанлы җанатарларга онытылмас кичерешләр бүләк иттегез, аларны яхшы техника һәм осталык белән шатландырдыгыз».
Селезнева – боҗра белән, ә Авериналар туп, булава һәм тасмалар белән күнегүләрдә уңышка иреште.
24 яшьлек Екатерина Селезнева 2 алтын, бер бронза медаль яулады. Шунысы игътибарга лаек, ул чемпионат башланырга кала Александра Солдатованы (4 тапкыр дөнья чемпионы) алмаштырган булган һәм чемпионатның сенсациясенә әверелгән.
Фотода: Ирина Винер-Усманова, Дина Аверина, Екатерина Селезнева, Арина Аверина.
***
Чыннан да, Русия спортның сәнгать белән бәйле төрләрендә алдынгылыкны бирми. Татар кызлары Алинә Кабаева, Ләйсән Үтәшева, Алинә Заһитова, Камилә Вәлиева һәм башкаларның уңышларын гына искә алу да җитә.
Әлбәттә инде, Ирина Винер-Усманова, Этери Тутберидзе кебек талантлы тренерларның хезмәте дә бәяләп бетергесез.
Читайте нас: