Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2019, 12:24

Кытай танклары – Ырынбурда!

Соңгы атналарда тимер юлында Кытай хәрбиләре һәм танклар төялгән составлар узган иде.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин “Үзәк-2019” хәрби уеннарын күзәтү өчен Ырынбурга килде. Хәрби уеннар өлкәнең “Донгуз” полигонында бара. Анда сигез илдән 128 мең хәрби катнаша. Русиядән тыш, биредә Кытай, Пакистан, Кыргызстан, Һиндстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан хәрбиләре дә катнаша. 20 мең хәрби техника һәм 200 очкыч та җәлеп ителгән. Кайбер уеннар чарада катнашкан илләрнең полигоннарында уза. Русия Президенты Владимир Путин чарага килгән Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбеков белән очрашты, алар икәүләп хәрби техника һәм корал күргәзмәсе карадылар.
Соңгы атналарда Башкортстан тимер юлы аша Кытай гаскәрләре һәм техникасы узуын күреп, видеога төшереп интернетка куючылар булган иде. Алар кытайлыларның Русияне басуына гаҗәпләнү белдергән иде. Инде бу сорауга җавап табылды.
Читайте нас: