Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2019, 16:55

РАДИЙ ХӘБИРОВ РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ “МАЙ УКАЗЛАРЫ”Н ҮТӘҮГӘ БӨТЕН КӨЧЕН САЛАЧАК!

Бу хакта ул бүген Уфада үткән Башкортстан Башлыгы вазыйфасына инаугурация тантанасында белдерде.#ВладимирПутин

— Башкортстан Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, аның дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Конституциясен үтәргә, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Радий Хәбиров үзенең антында.
Ант республиканың ике дәүләт телендә — урыс һәм башкорт телләрендә яңгырады. Шул мизгелдән Радий Хәбиров рәсми рәвештә төбәк Башлыгы вазыйфасына кереште.
Инаугурация тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Игорь Комаров үзенең чыгышында Радий Хәбировны һәм республиканың башка җитәкчеләрен Русия Президенты Владимир Путинның "май Указлары" нигезендә кабул ителгән гомумдәүләт проектларын башкарып чыгуга бөтен көчләрен салырга чакырды. Моңа җавап итеп, Башкортстан Башлыгы якын арада үтәлергә тиешле бурычларны атап үтте.
Болар исәбенә түбәндәгеләр керә: табибларның кадрлар кытлыгын тулысынча бетерергә. Барлык торак пунктларны ким дигәндә фельдшерлар белән тәэмин итәргә. Моның өчен авылларда 20 ФАП төзергә, модульле 147 һәм күчмә 54 фельдшер-акушерлык пункты сатып алырга кирәк. Чынлыкта, бу — авыл медицинасын тергезү булачак. Ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңарту. Бала тудыру йортларын һәм поликлиникаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү. Республика кардиология диспансеры, Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, өлкәннәр һәм балалар өчен хоспис, Затонда дәваханә комплексы кебек масштаблы объектлар төзү.
Төбәк Башлыгы кул куйган беренче документ — алдагы биш елга республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы Указ булды. Аны, Владимир Путинның “май” указлары үрнәгендә, “сентябрь указы” дип йөртәчәкләр. Төбәк Башлыгы командасында алдагы елларны “үсешнең беренче бишьеллыгы” дип атыйлар.
Барлык йөкләмәләрне һәм планнарны бер ай эчендә билгеле булачак яңартылган Хөкүмәт үтәячәк.
Радий Хәбиров вазыйфасына рәсми рәвештә керешкәннән соң, республика Хөкүмәте отставкага китте.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: