Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2019, 18:25

Ташкын һаман кайтып бетмәгән әле

Владимир Путин Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кризис үзәгендә киңәшмә үткәрде. Утырыш Ерак Көнчыгыштагы ташкын китергән казаларны бетерүгә багышланды.#ВладимирПутин

Билгеле булуынча, Иркутск өлкәсенең кайбер районнарын су баскан иде. Мондый афәт 180 елга бер генә була икән. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Аеруча Нижнеудински, Тайшет, Тулун, Чун районнары зыян күрде. Кызганычка каршы, кешеләр дә һәлак булды. Дистәләрчә торлак пунктлар су астында калды, юллар, коммуналь инфраструктура өзелде. Җитмәсә, ташкын ике мәртәбә күтәрелде һәм күрше төбәкләргә дә кагылды.
Әлеге киңәшмәдә Амур, Яһүд автоном өлкәләре, Приморье, Хабаровски крае вәкилләре катнашты. Байкаль арты крае, Магадан өлкәсе һәм Бурятия Республикасы туры элемтәдә булды.
Президент әйтүенчә, оператив сводкаларга караганда, ташкынның иң көчле чагы артта калган. Торак пунктлар әкренләп судан котыла бара. 2013 елгы ташкын сабакларын өйрәнү быел трагик нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм иткән. Ләкин каза күрүчеләрнең төгәл исәбе һаман билгеле түгел. Дистәләрчә шәһәрләр, авыллар, йөзләрчә йортлар һаман су астында кала.
В.Путин шуны ассызыклады: каза күргән һәркем ярдәм алырга, ә төбәкләрнең башлыклары каза күргән районнарда булырга, халык белән аралашырга тиеш. Биредә формализм булырга тиеш түгел.
Иң авыр проблема торлак мәсьәләсе. Салкыннар җиткәнче аны да чишәргә кирәк булачак.
Сәламәтлеге чикләнгән, ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләргә исә аларның үтенечен көтмичә үк ярдәм итү мотлак. Мәктәпләрнең хәлен дә күз уңыннан ычкындырмаска, диелде.
Читайте нас: