Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2019, 11:33

СИРИЯ ҖИРЕНӘ ТЫНЫЧЛЫК КИЛЕРМЕ?

Кичә Русия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Иран Президенты Хәсән Рухани Анкара каласында Сириядәге хәлне җайга салу буенча өч яклы саммит үткәрде. #ВладимирПутин

Әлеге өч дәүләт элгәре Астана каласында кабул ителгән тынычлык килешүләренең гаранты булып тора. Шуңа да очрашуда әлеге килешүләргә тугры калуның әһәмияте тагы да бер тапкыр ассызыклап үтелде, Сириядәге гуманитар хәл анализланды, качкыннарга ярдәм итү һәм илнең инфраструктурасын тергезү мәсьәләләре каралды.
Саммит нәтиҗәләре буенча өч җитәкче, уртак фикерләрен белдереп, гариза белән чыкты. Анда Берләшкән Милләтләр Оешмасының 497нче резолюциясе карарларына тугрылыкның әһәмияте ассызыкланды. Өч Президент соңыннан журналистларның сорауларына җавап бирде. Киләсе саммит Иранда узачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: