Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2019, 12:38

Уфага дөнья эшкуарлары җыелачак

Уфада узачак ШОС һәм БРИКС илләре эшкуарлары форумында 30 илдән 2500 кеше катнашачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Уфада 26-27 сентябрь көннәрендә ШОС һәм БРИКС илләре эшкуарлары форумы узачак. Анда төбәкләрдәге урта һәм кече эшкуарлык рейтингларын эшләү тәкъдим ителәчәк. Бу тәкъдимне Дәүләт Думасының экспертлар советы чыгарачак. Болар хакында “Эшлекле Русия” дип аталган Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Рөстәм Муратов сөйләде:
“Форумда төбәкара хезмәттәшлек секциясе эшләячәк. Әлеге башлангыч шунда тәкъдим ителәчәк. Бүген гомумдәүләт проекты төбәкләрдә бик актив тормышка ашырыла.
“Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” проекты ике мәсьәләне хәл итәргә булышлык итәчәк. Алар: эшкуарларның санын арттыруга һәм эчке тулаем продуктта кече бизнесның өлешен үстерүгә булышлык итәчәк”.
Рөстәм Муратов сүзләренчә, республикага 1,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән.
ШОС һәм БРИКС илләре эшкуарлары форумында 30 илдән 2500 кеше катнашачак.
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары башлангычын тормышка ашыру юнәлешендә башкарыла.
Читайте нас: