Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2019, 12:59

ВЛАДИМИР ПУТИН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Русия Президенты Владимир Путин Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашуда аграр тармакта бүгенге хәл турында фикер уртаклашты.#ВладимирПутин

Дмитрий Патрушев билгеләвенчә, быел басулардан 118 миллион тонна иген җыеп алу планлаштырылган. Былтыр җыеп алынган уңыш күләме 113,3 миллион тонна булган иде. Чәчүлекләр күләме быел 80 миллион гектар тәшкил итте.
Быел ашлык җитештерү күләме 3 миллион тоннага арткан. Әлеге көндә уңыш 34 миллион гектар мәйданда җыеп алынган. Әлегә 95 миллион тонна иген амбарларга кереп яткан. Уртача уңыш бер гектардан 29 центнер тәшкил итә.
6 августтан илдә уҗым чәчү башланган. Биш миллион гектарда чәчү эшләре тәмамланган да инде. Чәчүлекләр күләме 17,5 миллион тәшкил итә. Орлык күләме – 3,5 миллион тонна.
Авыл хуҗалыгы министры ил Президенты белән шулай ук аграр тармакның башка өлкәләрендәге хәлләр турында да уртаклашты.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: