Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2019, 10:47

Украина газ запасы туплый

31 декабрь Украинага газ экспортлау турында килешү тәмамлана. “Газпром” җитәкчесе фикеренчә, алар күпләп газ запасы җыеп калырга омтыла. #ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин “Газпром” компаниясе җитәкчесе Алексей Миллер белән очрашты. Миллер Президентны көзге-кышкы чорга әзерлек һәм “Себер көче” исемле проект белән таныштырды. Алексей Миллер сүзләренчә, Украина һәм Европа газны күпләп кудырта башлаган. Бу 31 декабрь Украинага газ экспортлау турында килешүнең тәмамланачагы белән бәйле. “Газпром” җитәкчесе фикеренчә, алар күпләп газ запасы җыеп калырга омтыла.
“Себер көче” проекты Кытайга газ экспортлауны күз уңында тота. Ул 1 декабрьдә тормышка ашырыла башлаячак.
Читайте нас: