Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2019, 13:31

Халхин-Голда җиңүгә – 80 ел

Русия Президенты Владимир Путин һәм Монголия Президенты Халтмагийн Баттулга Халхин-Голда җиңүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. #ВладимирПутин

Владимир Путин Халтмагийн Баттулгага һәм барлык Монголия халкына Халхин-Голда уртак җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Ил башлыгы әйтүенчә, Русия белән Монголия арасындагы дусларча һәм вакыт белән сыналган мөнәсәбәтләрнең стратегик партнерлыкка әверелүе өчен Русия барысын да эшләячәк.
Чара алдыннан Президент Халхин-Голда җиңүгә 80 ел тулуга багышланган сәнгать күргәзмәсен карады.
Бу очрашуда 1993 елда кабул ителгән төп килешү яңартылды. Бәйрәм уңаеннан «Роснефть» компаниясе биргән сигез миллион евро исәбенә Халхин-Голның үзәге үзгәртеп, яңартып төзелгән. Иркутск өлкәсе ярдәме белән Халхин-Гол район үзәгендә маршал Жуковка һәйкәл куелган. Шундый ук һәйкәл Мәскәүдә һәм Иркутскида бар.
Халтмагийн Баттулга шулай ук Русия Федерациясенең оборона өлкәсендә ярдәм итүен, монгол хәрби белгечләрен даими укытуын билгеләп, рәхмәт белдерде.
Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/61436
Читайте нас: