Тәбрикнамәдә Үзбәкстанның икътисадый һәм социаль үсештә сизелерлек үсешкә ирешүе, дөньяда югары абруйга ия булуы, төбәк һәм халыкара эшләрдә конструктив роле билгеләп кителә.
В.Путин шулай ук Русия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең динамик һәм күпьяклы үсештә булуын, аларның борыннан килгән дуслык һәм үзара ихтирамга нигезләнүен әйтеп үтте. Ике ил халкының иминлеге һәм Үзәк Азия регионында тотрыклылык һәм хәвефсезлек максатыннан стратегик партнерлыкның һәм берлекнең киләчәктә дә уңышлы ныгытылачагына ышаныч белдерде.
http://kremlin.ru/events/president/news/61419