Барлык яңалыклар
Новости
2 сентябрь 2019, 01:54

Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров иң матур мәчет – Чечняда, Владимир Путин Санкт-Петербургта дип исәпли

Русия Президенты Владимир Путин Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты. #ВладимирПутин

Очрашуда сүз Чечен Республикасындагы социаль-икътисади хәл турында барган. Владимир Путин Рамзан Кадыйровтан яңа мәчет ачу чарасы белән кызыксынган. Кадыйров мәчетнең дөньядагы иң зур һәм иң матур гыйбадәт йорты булуын әйткән. Путин исә иң матур дип Санкт-Петербургныкын атаган. Кадыйров Русия Президенты белән бәхәсләшә алмавын әйткән һәм ислам дөньясына ярдәме өчен мөфтиләрдән, галимнәрдән зур рәхмәт белдергән. Рамзан Кадыйров санкцияләргә карамый республикада икътисади хәлнең яхшы булуын әйткән һәм Владимир Путинны эш сәфәре белән Чечен Республикасына чакырган.
Читайте нас: