Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2019, 10:45

Русия Президенты Курск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Курск өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роман Старовойта белән очрашуда төбәкнең социаль-икътисади хәле һәм гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелгән.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Курск өлкәсе губернаторы
вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роман Старовойта белән очрашты. Анда төбәкнең социаль-икътисади хәле һәм гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелгән. Сөйләшүдә 2032 елда узачак Курскиның мең еллыгын уздыру чаралары, язучы Даниил Гранинга һәйкәл кую мәсьәләләре хакында да сүз барган.
Роман Старовойтаның Курск өлкәсе башлыгы вазыйфасына керешүенә тугыз ай тулды. Ул Владимир Путинга вазыйфасын үзләштерүен дә белдергән, авыл хуҗалыгы торышы, инвестицияләр җәлеп итүдәге эшләр турында сөйләгән.
Читайте нас: