Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган Мәскәүгә эш сәфәре барышында 14нче Халыкара “МАКС-2019” авиация-космос салонында булып, очкычлар белән танышты. Владимир Путин һәм Реджеп Эрдоган урта авырлыктагы Ка-62, Ми-38 авыр вертолеты, Бе-200 самолет-амфибия белән танышты. Эрдоган Су-57 хәрби самолетын карап, аның сатылу-сатылмавын да белеште. Президентлар, шулай ук, МС-21 самолетының кабинасына да кереп чыктылар.
Авиакосмик салон ачу чарасында Реджеп Эрдоган Русия-Төркия арасындагы сәүдә әйләнешен әлеге 25 миллиард доллардан 100 миллиард долларга җиткерү кирәклеген тәкъдим итте.
Дәүләт җитәкчеләре “Роскосмос” павильонында да булып, Халыкара космик станциядә эшләүче экипаж әгъзалары белән телекүпер аша аралаштылар.
Визит ахырында Владимир Путин һәм Реджеп Эрдоган матбугат очрашуы уздырды. Анда Русия Президенты 2018 елга караганда туризмда сәүдә әйләнеше 16 процентка үсеп, 25,5 миллиард доллар тәшкил итүен билгеләде. Мәдәният һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек үсү телгә алынды. Матбугат очрашуында яклар Сүрия, Ливия һәм башка төбәкләрдәге четерекле хәлләрне тикшерүләрен дә сөйләделәр.