Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2019, 11:36

Европадагы иң зур мәчет кайда? Шалида!

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровны "Мөселманнар горурлыгы" мәчете ачылу уңаеннан телефоннан котлады. Шулай ук республика халкына котлау телеграммасы җибәрде. #ВладимирПутин

Владимир Путин Рамзан Кадыйровның әтисе – Чечняның беренче президенты Әхмәт Хаҗи Кадыйровның – тууына 68 ел тулуны да искә алып үтте.
Мәчет 30 меңгә кадәр кешене сыйдыра. Мәйданы 5 гектардан зуррак. "Шали-Сити" биек биналар комплексыннан ерак түгел урнашкан. Гөмбәзенең биеклеге 43 метр. Дүрт почмагында 63әр метрлы дүр манара бар. Мәчетне 2012 елның декабрендә төзи башлаган булганнар. Мәчет Мөхәммәт галәйһиссәләм исемен йөртәчәк.
Фоточыганак: http://chechnya.gov.ru/anons/r-kadyrov-samaya-bolshaya-mechet-v-evrope-gordost-musulman-nazvana-imenem-proroka-muhammada-mir-emu/
Читайте нас: