Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2019, 11:30

Русия Европа Советына омтылмый

Владимир Путин: “Европа Советында Русияне күрергә теләмиләр икән, Мәскәүнең анда керү омтылышы юк”.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Финляндиядә булып кайтты. Анда ул Хельсинки Президенты Саули Ниинистё белән очрашты. Матбугат очрашуында Русия Президенты Европа Советы уңаеннан да фикерләре белән бүлеште. Владимир Путин: “Европа Советында Русияне күрергә теләмиләр икән, Мәскәүнең анда керү омтылышы да юк”, дип белдерде. Бу очракта Русия ватандашларының гаделлек эзләп Европа судына мөрәҗәгать итүе өчен юл ябыла. Владимир Путин мондый юл белән бердәм Европа төзеп булмавын да искәртте.
Русия Президенты Финляндиягә эш сәфәрендә партнерлардан гадел караш көтүенә дә өмет итүен белдерде.
Читайте нас: