Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2019, 12:11

Казан кайный, Казан гөр килә

Бу сүз инде берничә ай яңалыклар лентасыннан төшми. Инглизчәдән World – "дөнья, халыкара", Skills – "күнекмәләр, осталык" була. Сүзтезмәне төгәл генә тәрҗемә итү мөмкин түгел кебек. Шуңадырмы, әйтелеше уңайсызрак тоелса да, "WorldSkills" телебезгә кереп китте инде. Бу – халыкара хәрәкәт, ул 80 илне берләштерә. Максаты – һөнәри билгеләнешен табарга теләүчеләргә ярдәм итү. Ике елга бер тапкыр илләрнең берсендә дөньякүләм һөнәри осталык чемпионаты үтә. Быел ул хокукка Казан шәһәре ия булды.

Чемпионатка "Казан-Арена" стадионында тантаналы старт бирелде. Анда Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев, WorldSkills президенты Саймон Бартли, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар катнашты.
Дмитрий Медведев чемпионатта катнашучыларны, кунакларны татарча "Хәерле кич" дип сәламләде.
Чараның әһәмиятен билгеләп, ул болай диде: "Русия эшче һөнәрләр чемпионатын беренче тапкыр кабул итә. Без моның белән горурланабыз. Ворлдскиллс хәрәкәте һәркемгә үзен төрле өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә. Төзелеш булсынмы, дизайн, транспорт, сәнәгатьме, мәгълүмати технологияләр булсынмы – барысында да катнашып була. Ворлдскиллс ул – киләчәк чемпионаты. Биредә төрле ил, мәдәният вәкилләре эшли, ярыша һәм аралаша. Иҗат һәм ачышлар, дуслык өчен монда урын бар. Ворлдскиллс үзенең тормыш юлыңны табарга, потенциалыңны ачарга булыша. Ул һөнәрләр белән кызыксыну тудырды, чын профессионал булу өчен теорияне практикада куллану мөмкинлеген бирә".
45нче дөнья чемпионаты «Казан Экспо» күргәзмәсендә җәелдерелде. Анда 56 компетенциядә 63 илдән 1351 яшь профессионал катнашачак. Шулай ук конференция, министрлар саммиты һ. б. чаралар үтәчәк.
Фоточыганак: https://worldskills.ru/media-czentr/novosti/dmitrij-medvedev-obyavil-start-45-go-mirovogo-chempionata-worldskills-v-kazani-v-den-rossijskogo-flaga.html
Читайте нас: