Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2019, 10:58

Журналистлар четерекле сораулар яудырды

Хельсинкиның Президент сараенда Русия Президенты Владимир Путин һәм Финляндия Президенты Саули Ниинистё очрашты. Җитәкчеләр очрашу нәтиҗәләре буенча матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады һәм журналистларның шактый четерекле сорауларына җавап бирде. Фотода: В.Путин һәм С.Ниинистё.#ВладимирПутин

Уртак матбугат конференцииясеннән соң В.Путин һәм С.Ниинистё катерга утырып, Свеаборг крепосте причалына киттеләр. Анда сөйләшүләр эш әбәте рәвешендә дәвам итте.
В.Путин белдерүенчә, Финляндия белән Русия арасындагы контактлар бар юнәлешләр – парламентлар, хөкүмәтләр, иҗтимагый оешмалар – буенча дәвам итә. Әлбәттә инде, гуманитар аралашуларга зур игътибар бирелә.
Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә проблема юклыгы билгеләп үтелде. Аеруча сәүдә, туризм өлкәсендә уңай үсеш күзәтелә. Былтыр Русиядән Финляндиягә 3,5 миллион турист сәяхәт кылган. 1 октябрьдә Русия Евросоюз гражданнарына Санкт-Петербургка һәм Ленинград өлкәсенә бару өчен электрон визалар бирә башлагач, (алар бушлай биреләчәк һәм консульстволарга бару таләбе куелмаячак) финнәрнең дә Русиягә ешрак йөри башлар дип көтелә.
Финляндия Президенты Саули Ниинистё әйтүенчә, аларда калдыкларны эшкәртү яхшы үзләштерелгән, һәм Русия төбәкләре лидерларының Финляндиягә тәҗрибә уртаклашырга килүе көтелә.
Арктикага сөрем таралу, Балтыйк диңгезе илләре, Украина проблемалары, «Төньяк агымы -2 (Северный поток-2)» турында да сүз булды.
Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/61349
Читайте нас: